“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе тарафыннан массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча ел саен үткәрелә торган республика журналистлар конкурсына йомгак ясалды.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Журналистлар арасындагы конкурста катнашу өчен биш төрле номинация буенча (республика һәм район матбугат басмасында иң яхшы язмалар, иң яхшы теле- һәм радиосюжет, иң яхшы муниципаль берәмлек сайты) 35 заявка тапшырылган. Барлыгы 20 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнашкан. Җиңүчеләр арасында “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы журналисты Флүрә Мусина да бар.
Конкурска йомгак җирле үзидарә көненә ясалды, әмма эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, бүләкләр тапшыру соңгарак күчерелде. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар, элеккеге кебек үк, дипломнар, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр алдылар.
Дүшәмбе көнне район җитәкчеләре катнашында үткәрелә торган традицион киңәшмә вакытында район башлыгы Айдар Салахов “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы журналисты Флүрә Мусинаны, шулай ук “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсында “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү” номинациясендә җиңүче Рузинә Бәдриеваны әлеге конкурста җиңеп чыгулары белән котлады һәм аларга “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-zhurnalistyn-irle-zidar-temasyn-i-yakhshy-yaktyrtkany-chen-blkldelr