Ярышларның иганәчесе Минзәлә районында танылган бизнесмен Алексей Юдин булды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" спорт мәктәбе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан волейбол ярышлары үткәрде.
Ярышларда 2009-2011 елларда туган һәм тренер Динара Вилданова кул астында шөгыльләнүче кызлардан җыелган 4 команда катнашты.
Ярышларны уздыру иганәчесе Алексей Юдин булды, ул спорт мәктәбенә 10 волейбол тубы, ә турнирда катнашучыларга татлы призлар бүләк итте.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-sport-mktbe-khalyklar-berdmlege-kne-uaennan-voleybol-yaryshlary-tkrde