Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Әлфия Когогина 5 мең медицина респираторы сатып алды һәм аларны Яр Чаллы бер мандатлы округ районнарына тапшырды.
Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында респираторлар медицина учреңдениеләренә. социаль яклау органнарына һәм башка шәхси саклану чараларына мохтаҗ оешмаларга тапшырылачак.