Замана балалары аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып баралар.
Өлкәннәргә әлеге мәсьәләне хәл итүгә стандарт булмаган ысуллар аша ирешергә кирәк.
Интеллектуаль спорт уены бик яхшы үсеш чарасы.
2 ноябрьдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү кмоплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар белән эш буенча белгече Ольга Бывальцева балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча "Җиңү варислары" эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Бүгенге Татарстан" спорт-интеллектуаль викторинасын уздырды.