Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!
Халыклар бердәмлеге көне Россиянең бөтенлеген, Ватаныбызны ныгытуга, гражданлык җәмгыятен үстерү юлында барлык милләт халыкларын берләштерүне символлаштыра.
Татарстан Республикасы Конституциясереспубликаның һәр кешесе иминлеген тәэмин итеп, мөһим икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы ориентир, дәүләт төзелешенең төп хокукый нигезе булып тора.
Ике бәйрәм дә һәркайсыбыз өчен мөһим - бу илебез һәм республикабыз үсешендә тарихи истәлекләргә бүләк булып тора.
Эчкерсез теләкләрне һәм котлауларны кабул итеп алыгыз, сәламәтлек, киңләчәккә ышаныч булсын!
Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм шатлык хакимлек итсен!
Айдар Сәлахов,
Минзәлә муниципалҗ районы башлыгы