Минзәлә районында тыл хезмәтчәне Якупова Халисә Ильясовнаны юбилее белән котладылар.

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне Якупова Халисә Ильясовнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Халиса Ильясовна Мөслим районы Сикия авылында туган. Сугыш чорында туган авылында колхоз эшендә эшләгән. 50 нче еллар башында Пермь крае Губаха шәһәрендә шахтада эшләгән.

 1970елда гаиләләре белән Минзәлә районы Чулпан авылына кайталар. Лаеклы ялга чыкканчы Ворошиловский совхозынңа сыер сава.

Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр. Бүгенге көндә аның 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

         Хөрмәтле Халисә Ильясовна!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
                     А.Ф. Сәлахов

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International