Минзәләдә тыл хезмәтчәне Дөлфия Миңнегали кызын 90 яше белән котладылар

2020 елның 25 октябре, якшәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәйхетдинова Дөлфия Миңнегали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Дөлфия Миңнегали кызы Минзәлә районы усай авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Ул башка яшьтәшьләре кебек өлкәннәргә булыша, туган авылында колхозда эшли. Сугыштан соң Исәнгол авылы егетенә кияүгә чыга, төрле эшләрдә хезмәт куя.

Тормыш юлдашы белән алты бала тәрбиялиләр, кызганычка каршы. ике баласы яшьли үлә. Бүген аны 8 оныгы, 7 оныкчыгы сөендерә.

       Хөрмәтле Дөлфия Миңнегали кызы! 

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм иң яхшы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сәламәтлек. күңел тынычлыгы, балаларыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

Хөрмәт белән, Минзәлә

муниципаль районы башлыгы

 А.Ф. Салахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International