26 октябрьдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан кискен җил булуы көтелә - 15-17 м/с (Казанда - 15 м/с).
Казан буенча:
Болытлы,көндез аязучан һава.
Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә аз гына явым-төшемнәр.
Җил төньяк-көнбатыштан:
-төнлә 6-11 м/с, урыны белән кискен - 13 м/с,
-иртән һәм көндез 8-13 м/с, урыны белән кискен - 15 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +1..-1˚, көндез максималь һава температурасы +2..+4˚.