Бүген, 21 октябрьдә, «яПОшка» кафесы вәкилләре һәм Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучы 13 гаилә өчен "Игелек көне" игълан иттеләр.
«яПОшка» тәмле ризык китерү кафесы хуҗасы шәхси эшмәкәр Максим Архипов һәм үзәк директоры Наталья Елхова инициативасы бәрабәренә мондый чаралар традициягә әверелде.