20-21 октябрьдә, Казанда, "ФОРПОСТ" җәмәгатҗ тәртибен саклау буенча формированиеләр Республика Спартакиадасы узды.
Минзәлә районын икенче ел рәттән Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең ФОРПОСТ командасы яклый.
Яшьләр ике көн рәттән гер күтәрү, сугышчан хәзерлек, 100 һәм 3000 метрга йөгерү, аркылы таякта тартылу, аркан тартышу, гранат ыргыту һәм каршылыклар полосасын узу кебек ярышларда көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда 2 нче урынга чыкты.