Һәр атна башында уза торган традицион аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән - Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалованы туган көне, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлинны 50 яшьлек юбилее белән котлаудан башланды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Татарстан республикасында 2РИТЭК" һәм "ЛУКОЙЛ" ПАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләренә дипломнар тапшырды.
14 октябрьдән Илнур Гайниев С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры итеп билгеләнде. Камил Нәҗмиев аны киңәшмәдә катнашучыларга тәкъдим итте.
Утырышта катнашучыларга шулай ук Covid-19 буенча санитар-эпидемиологик вазгыять җиткерелде.
19 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, минзәләдә авыру очраклары юк. Хокук саклау органнары тарафыннан атна ахырына җәмәгать урыннарында: сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында битлек кию режимын үтәмәгән гражданнарга 49 беркетмә төзелде. Узган атна ахырына гомуми белем бирү учреждениеләрендә ОРВИ белән авыручылар саны укучылар арасында 121. педагоглар арасында 5 кешегә җиткән.
2020-2021 елларга Минзәлә районында җылыту сезонына әзерлек эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә 56 белем бирү объекты, 46 сәламәтлек саклау обекты, 39 мәдәният объекты, 4 спорт объекты, 4 социаль яклау объекты һәм барлык ведомство учреждениеләре җылытыла.