Минзәлә районы Хәрби комиссариатына Рәхмәт хаты килде.
Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең 124 нче полкы командиры, полковник Виталий Макаров:
- Бу кыска хатта Татарстан Республикасы халкына якташыбыз, Минзәлә шәһәрендә туган. кече сержант Мөхәммәтдинов Илназ Фәрит улы турында язасым килә. Илназның Туган ил алдында үз бурычын үтәргә китүенә тиздән бер ел тула. Илназның хәрби хезмәт буенча үз бурычларын үтәүдән тайпылганы юк. Ул хезмәтенең беренче көннәреннән үк үзен дисциплиналы, гадел, эш сөючән хәрби буларак танытты. Максатчанлыгы, намуслылыгы, профессионал булуы белән ул башкалардан аерылып тора.
Илназның ата-анасы - Зөлфия Зильфак кызына һәм Фәрит Әмирҗан улына улларын тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерәбез.