Тәүлек эчендә 39 татарстанлы коронавирус йоктырган

2020 елның 16 октябре, җомга

Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19 йоктыруның 7 731 очрагы теркәлгән.

Бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, Татарстан республикасында гомуми авыручылар саны 7 мең 731 кеше тәшкил итә», – диде Авдонина.

http://menzela.ru/news/zhizn-respubliki/za-sutki-koronavirusom-zarazilis-39-tatarstantsev

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International