Минзәлә районында озын гомерлеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен тормышларындагы истәлекле даталар белән тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.
Бүген, 16 октябрьдә, Тауасты Байлар авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Энҗе Гариф кызы Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Энҗе Гариф кызы Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында дөньяга килә. Сугыш чорында колхозда пешекче дә, терлекче дә була. Энҗе Гариф кызы "1941-1945 елларда БВС фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. аның күпсанлы рәхмәт хатлары да бар.
Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Бүгенге көндә әбинең 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Юбиляр улы Назыйм гаиләсендә яши.
Хөрмәтле Энҗе Гарифовна!
Эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы. якыннарыгызның яратуын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципалҗ районы башлыгы А.Ф. Сәлахов