Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә: коронавирус инфекцияле яисә андый авыру шиге булган пациентларга ярдәм күрсәткән медицина хезмәткәрләренә 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябрьгә кадәр эш чорын исәпләүнең үзенчәлекле тәртибе билгеләнгән.
Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирүче бер эш көне тиешле эш төрләрендә ике көнлек стаж буларак исәпләнәчәк.