Алдагы елларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә бүлекчәсе әгъзалары өчен "Ак кул таягы" көненә багышланган чаралар күп уздырыла иде: әдәби-музыкаль кичәләр, күңел ачу программалары, конкурслар, концерт, табын артында аралашу... Быел исә COVID-19 үз төзәтмәләрен кертте – куркынычсызлык максатларында җирле оешмада массакүләм чаралар кичектерелде.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы Минзәлә район оешмасын Фидалия Шәймәрданова җитәкли. 1 октябрьгә Минзәлә оешмасында 173 кеше исәптә тора. Шуларның 163е - Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районында, Актанышта - 9 , Мөслимдә - 1 кеше.
Җирле оешма Республика оешмасы Идарәсе аппараты белән тыгыз элемтәдә яши.