(14нче октябрь, Мензелинск, “Мензеля-информ”, Дильфас Галиев). Минзәлә шәһәрендә яшәүче, җырчы Данила Новиковны бүген бөтен ил белә. Ул «НТВ» каналында бара торган дүртенче халыкара “Ты-супер” вокаль тапшыруында катнашып, ярымфиналга чыкты. “Ватаным Татарстан” газетасы язганча НТВ каналы ярымфиналга чыккан балаларга ай саен 18 яшь тулганчы 10 мең сум түләп барачак. Данилага ярымфиналда уңышлар гына телик. Минзәләне һәм Татарстаныбызны таныткан яшь җырчыга Минзәлә химаячеләре дә булышырлар әле.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/danilaga-ntv-kanaly-10-me-sum-klmend-akcha-tlp-torachak