Бүген, 15 октябрьдә, Мазлова Татьяна Петровнага 95 яшь тулды. Бу көнне аның балалары, оныклары, күпсанлы туганнары истәлекле дата белән котладылар.
Татьяна Петровна Бөгелмә районы Соколка авылында туган. 7 сыйныф белеме бар. Сугыш вакытында урман кискән, агач өюдә эшләгән. аэропорт төзелешендә таш ташыган. Сугыштан соңгы елларда лаеклы ялга чыкканчы Сокольский совхозында бозаулар караган.
Татьяна Мазлова «За доблестный труд в ВОВ 1941-1945гг.» медале белән бүләкләнгән, күпсанлы рәхмәт хатлары бар.
Тормыш иптәше белән биш бала үстергәннәр. Бүгенге көндә әбинең 14 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Татьяна Петровна Минзәләдә кызы белән яши.
Хөрмәтле Татьяна Петровна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер. иминлек. озын гомер. күтәренке кәеф, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов