Бүген, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасының цифрлы телерадиотапшыруга күчүенә бер ел тула. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Казан телебашнясында кичен бәйрәм утлары яначак.
Бүгенге көндә татарстан республикасы халкының 99,38% цифрлы телевизион тапшыруылар кабул итә. Шул рәвешле, шәһәр белән авыл арасында "телевизион тигезсезлек" бетерелде. Республика халкы цифрлы форматта 20 телевизион программа карый ала.