2 нче урта мәктәптә ТАССРның 100 еллыгына багышланган эстафета уздырдылар

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

"Веста" күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныфында ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган эстафета уздырды.

Спорт бәйрәме командаларның сәламләве белән башланды. Үз командаң өчен җиңүгә ирешергә теләү, дәртле уеннар балаларның күңелләрен күтәрде. Командаларга мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International