Минзәлә районында Клиентлар хезмәте 2007 елдан соң туган яисә уллыкка алынган икенче (әгәр моңа кадәр ана капиталына хокук булмаса яки рәсмиләштерелмәсә, өченче, дүртенче һәм аннан соң туган балаларга) бала туган Россия гаиләләренә ана (гаилә) капиталына хокукы булуы хакында искәртә.
2020 елның 1 гыйнварыннан соң бала туган гаиләләрнең дә ана капиталына хокукы бар. 2020 елдан икенче бала туган гаиләләргә ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта.
Ана капиталын түбәндәге максатларга сарый итәргә була:
· торак шартларын яхшырту;
· балаларга белем бирү;
· ананың пенсия тупланмасына;
· инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә.
Шулай ук ана капиталыннан айлык түләүләрне дә рәсмиләштерергә була.