Узган атна ахырында яшь комбайнерларның "Хезмәт кешесенә дан" 12 нче республика конкурсы узды.
Әлеге конкурста район данын "Калморза" хуҗалыгының яшь комбайнчысы иван Буреев яклады. Ул «Лексион-670» комбайнында иң күп ашлык суктыручы булды.
Казан дәүләт аграр университеты базасында 15 иң яхшы комбайнчы конкурсның теоретик һәм практик өлешендә үз осталыкларын күрсәтте.
Әйтергә кирәк, әлеге конкурска республиканың 43 районыннан нибары 15 комбайнчы сайлап алынган. иван Буреев быелгы уракта 3562 тонна ашлык суктырган.