Минзәлә районында тыл хезмәтчәне Әхмәтхарис Миңнәхмәтовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Минзәлә районында озын гомерле юбилярларны котлау дәвам итә. Алар арасында суыгш ветераннары да, тыл хезмәтчәннәре дә бар. Һәркайсының гомер юлы - илебез тарихы өлеше һәм яшь буын өчен үрнәк.

12 октябрьдә  тыл хезмәтчәне Әхмәтхарис Миңнеәхмәт улы Миңнәхмәтов Россия Президенты һәм муниципаль район башлыгы котлауларын кабул итеп алды.

Әхмәтхарис Миңнеәхмәт улы Минзәлә районы Усай авылында туган. Башлангыч белем алуга, 11 яшеннән хезмәт эшчәнлеге башлана, туган колхозында трактор сабанчысы булып эшли башлый.

Сугыш вакытында РТС автопаркында дежурный була. сугыштан соң һәм лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында трактордә эшли. Ветеранның хезмәт стажы - 42 ел.

Әхмәтхарис аганың «За доблестный труд в ВОВ 1941-1945гг.» медале бар. ул күпсанлы рәхмәт хатларына ия.

Тормыш иптәше Фатыйма белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көнгә бабайның 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ветеран Яр Чаллыда улы гаиләсендә яши.

Хөрмәтле Әхмәтхарис Миңнеәхмәт улы!

Тугын көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән, Минзәлә

муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International