Данила Новиков: чын әти янәшәдә булырга тиеш

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Минзәләле Данила Новиков "Ты супер!" шоу-программасында бик яхшы чыгыш ясады.

Якшәмбе көнне НТВ каналында «Ты супер!» шоу-программасының 4 нче сезоны узды, анда минзәләле Данила Новиков чыгыш ясады.

Данила Новиков үзе биргән интервьюда әти кешенең янәшәдә булырга тиешлеген ассызыклый. Аңа әтисе кирәк түгел, чөнки аны әбисе тәрбияли.

Данила вокал белән беренче сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлый, мәктәп түгәрәгенә йөри. Ике ел элек музыка мәктәбенә вокал һәм баян классы буенча укырга керә.

Киләчәктә профессиональ артист булырга хыяллана.

Данила ике тапкыр "Добрая волна" фестивалендә 

Игорь Крутой җитәкчелегендә чыгыш ясый һәм икесендә дә төрле номинацияләрдә җиңүче була. Әмма җиңү аның өчен максат түгел. Данила башкалар чыгышын карарга. яңалыклар белергә. дуслар табарга теләвен яшерми.

«Һәм иң мөһиме - үземнең нәрсәгә сәләтле икәнлегемне бөтен ил белсен», — диде Данила Новиков.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/danila-novikov-nastoyashchiy-otets-dolzhen-byt-ryadom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International