9 октябрь көнне “Умырзая” балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья почта көненә багышланган чара узды. Балалар почта барлыкка килүе тарихы белән таныштылар. Аларга хәзерге вакытта почта хезмәтенең ничек эшләве турында сөйләделәр, презентация, фильм күрсәттеләр. Аннары тәрбиянүчеләргә кунакка иң танылган почтальон Печкин килде. Балалар бик теләп аның табышмакларын чиштеләр, “Ватылган телефон”, “Шешә почтасы” кебек уеннар уйнадылар. Чара азагында тәрбияләнүчеләр хат ташучы Печкин абый белән якыннарына матур теләкләр теләп хат яздылар.
.jpg)