Бүген, 9 октябрь көнне, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең чыгарылыш курс студентлары, “Карьера навигаторы” профориентацион проект кысаларында, Мөслим авылында кунакта булып кайтты.
Маршрутның беренче өлеше Митрәй авылы мәктәбеннән башланып, Мөслим спорт мәктәбенә трансфер, “Курай”, “Кояшлы Ык” паркларына һәм “Туган Як” һәм “Батырлар йорты” музейларына экскурсия белән тәмамланды.
Икенче өлештә, көллият студентлары делегациясе, 2 төркемгә бүленеп, Мөслим авылы уку йортлары белән танышты. “Мәктәпкәчә белем бирү” белгечлеген алучылар балалар бакчалары торышын караса, булачак укытучылар мәктәпләрнең материаль-техник базаларын, укыту процесcын башкару шартларын барладылар.

.jpg)