Башта ул техникумның ветеринария бүлегенең уку классы, клиника, лаборатория белән танышты. Биредә ветеринария бүлеге студентлары өчен барлык шартлар тудырылган.
Агрофирма, холдингларда ветеринарлардан башка нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел. Алар тәүлек буе уяулыкларын җуймыйлар.
Ветеринарларның төп бурычы - республикада инфекцияле авыруларны булдырмау. Казандагы ветеринария академиясендә теория укыталар, ә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында практик өлешкә игътибар зур.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов алга таба эш таба алмаган белгечләргә терлекчелек комплексларына урнашырга ярдәм итәчәкләрен белдерде.