Татарстанның 16 районында быел юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. Мөслим районында юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең күчмә утырышы узды. Биредә үлем белән тәмамланган юл хәрәкәте һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Утырыш видеоконференция режимында узды.
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин сүзләренчә, ел башыннан район юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше һәлак булган, шуларның берсе - бала.