Түбән Тәкермән авылында ике объект ачтылар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында тантаналы шартларда спорт мәйданчыгы ачылды. Ә авылга асфальт юл салыну тагын да истәлекле вакыйга булды.

Авыл халкын котлап, район башлыгы Айдар Сәлахов Югары Тәкермән һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында юл салу күптән кирәк булуын билгеләп үтте.

Ике авыл арасын тоташтырган юл озынлыгы 1,7 чакрым.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/otkryli-dva-obekta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International