Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе "Авыл ипотекасы" программасы гамәлгә кергәннән бирле 671 килешү теркәде.
Татарстанда әлеге программа ны гамәлгә ашыру буенча Биектау районы алдынгы. Анда авыл ипотекасы буенча 99 килешү теркәлгән. Арчада - 63. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында - 50 килешү, Лаешта - 45.