Укытучы булу - мактаулы һәм шул ук вакытта җаваплы бурыч

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Илебездә барлык һөнәрләр дә бер төрле мөһим. Шуларның иң мөһиме - укытучы һөнәре.

 Укытучы безне еллар буе озатып бара, кайчак сиздерми генә батырлык та кыла - безгә үз белемнәрен, йөрәгенең бер өлешен бирә.

. Светлана Сергеевна Петрова – Минзәләнең 2 нче урта мәктәбе укытучысы.

Ул 1 нче мәктәне гел бишле билгеләренә генә тәмамлаган, аннары Мәскәү җиңел сәнәгать институтын бишлегә,Минзәлә педагогия көллиятен дә бишле билгеләренә тәмамлаган. Бу мәктәптә ул 1995 елдан бирле эшли.

2007 елдан югары квалификацион категориягә ия. Светлана Сергеевна һәр укучы өчен тиешле белем бирүче генә түгел, ә сокланырлык шәхес.

Ул балаларга фән олимпиадаларында, конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашырга ярдәм итә.
Тырыш хезмәте өчен ул "ТРның атказанган укытучысы" медале, "Мактаулы остаз" билгесе, "Россия фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифкә керткән иңади өлеш өчен" медале белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International