Район башлыгы Айдар Сәлаховның Укытучылар көне белән котлавы.

2020 елның 4 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле педагоглар һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Түземлек һәм даими һөнәри камиллек таләп итүче хезмәтегез чын мәгънәсендә рәхмәт сүзләренә лаек .Үз эшегезгә бирелгәнлек, бала шатлыгын һәм борчылуларын аңлау сәләте, замана белән бергә атлау теләге, зирәк булуыгыз, иҗади активлыгыгыз, укучыларга һәм тәрбияләнүчеләргә биргән ярату һәм күңел җылысы өчен чиксез рәхмәт.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа иҗади үрләр яулавыгызны телим. Тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга бай булсын, укучыларыгыз игътибар, уңышлары һәм казанышлары белән сөендереп торсын.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы
          Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International