Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Савельев Владимир Васильевичны туган көнен билгеләп үтә.
Владимир Васильевич Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган.
Хезмәт эшчәнлеген 1939 елда туган колхозында тракторда сабанчы булып башлый. Биредә комбайнчы, тракторчы булып эшли. 1942 елда фронтка китә, 43 нче елның августында яралана һәм 1944 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, Ворошилов районы Кадрәк авылы МТСында эшли башлый. 45 нче елда Рус Каран МТСына тракторчы булып күчерелә. Ун елдан артык бригадир, аннары ындыр табагында тракторчы була.
1978 елда Савельев Владимир Васильевич лаеклы ялга чыга. Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары, бүләкләре бар.
Тормыш иптәше Татьяна Николаевна белән 1955 елда гаилә коралар, дүрт бала үстерәләр. Бүген бәхетле бабайның 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Владимир Васильевич! Туган көнегез уңаеннан котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. күтәренке кәеф, якыннарыгызның яратуын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов