Бүген Кадрәк авыл клубында “Кереп барам гомер көзләренә” баш астында әдәби-музыкаль кичә узды.
Тантанада авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Фаяз Камалов чыгыш ясады. Ул авылдашларны Өлкәннәр көне белән кайнар котлады, иминлек, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде. Аннан соң әле генә пенсия яшенә аяк баскан ике авылдашка махсус бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәр җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-kadryakove-chestvovali-pozhilykh