Григорий Семенов өметләрне аклады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

"Мензелинские зори" агрофирмасы комбайнеры Григорий Семенов 5 нче көзне кырда каршылый.

Тукай районы Новотроицкое авылында туган Григорий заманында тәҗрибәле һәм алдынгы комбайнчы Иван Козин кул астында эшләп, яхшы гына тәҗрибә туплаган.

Техниканы ул биш бармагы кебек белә. 2019 елда "Кама" агрофирмасында “Тукано-450” комбайнында эшли, 3950 тонна ашлык суктыра,Татарстан Республикасы Президентының махсус премиясенә лаек була.

43060 центнер ашлык суктырып, быел Минзәлә районы комбайнчылары арасында беренче урынга чыга. Мондый күрсәткечнең тарихта булганы юк.

Григорий Анатольевич "Мензелинские зори" агрофирмасында урып-җыю тәмамлангач күрше Сарман районы игенчеләренә дә ярдәм итә. 

Григорий Семенов:

- Эшләсәң, авылда яшәргә була. Йортларга су, газ кергән. канализация эшли. Үзем дә, хезмәт куйсаң, авылда да шәһәрдәге кебек яшәргә булганлыгын күреп үстем, бу фикерем хәзер дә үзгәрмәде. Эш бар, ялкауланмаска гына кирәк.

Фотода: Минзәләгә визиты барышында Марат Әхмәтов Григорий Семеновка район башлыгы пермиясен тапшырды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/grigoriy-opravdal-nadezhdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International