Минзәлә футболчылары 2 нче урынга чыкты

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрьдә "Спортивный" паркы стадионында кече шәһәрләр һәм районнарның 2005-2006 елларда туган үсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең финал этабы ачылды.

Беренчелектә җиңү өчен Нурлат, Кама Тамагы, Саба, Минзәлә һәм Баулы районнары командалары көч сынашты.

Минзәлә футбол командасы 2 нче урынга чыкты. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International