Район башлыгы Айдар Сәлаховның Өлкәннәр көне белән котлавы

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районыбызның өлкән буын вәкилләре!

1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.  Бу көнне без барлык кадерле кешеләребезне - өлкән, зирәк буынны котлыйбыз һәм аларга сабырлык, игелеклелек, авыр минутта ярдәм кулы суза белгәнннәре өчен рәхмәт әйтәбез.
Сез һәрчак әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучы һәм якыннарыгыз өчен тугры ярдәмчеләр булдыгыз һәм шулай булып каласыз. Бүген без сезгә яратуыбызны белдерәбез, тырыш хезмәтегез, сабыр һәм түзем булуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез!

Озак елларга җитәклек нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормышны яратуыгызның саекмавын, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез. Күңел тынычлыгы хакимлек итсен, йөрәкләрегез яшь калсын!
Бәйрәм белән Сезне!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы           Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International