2 октябрьдә Минзәлә муниципаль районында җирле үзидарә органнары һәм район оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы узачак (алга таба - тренировка).
Андый штаб тренировкаларын традицион дип атарга була - алар илебездә 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган гражданнар оборонасы оешу көне алдыннан уздырыла.
Тренировка барышында практик чаралар уздырылачак.