Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хәбәр итә

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

29 сентябрь көнне, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә “Яңа социаль-икътисадый шартларда укучыларның һөнәри юнәлешенә заманча карашлар” исеме астында семинар уздырылды. Әлеге чарага Мөслим муниципаль районы Мәгариф идарәсе начальнигы Демидов Рафаэль Тимофей улы һәм аның урынбасарлары җитәкчелегендә район мәктәпләренең  уку-укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары чакырылды. Бу семинар кысаларында 4нче курс студентларына эш урыннары турында мәгълүмат бирелде һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча чыгышлар ясалды:

  • заманча профориентация (шартлар һәм таләпләр);
  • профориентация буенча мәгълүмати якын килү һәм аны мәктәп кысаларында куллану;
  • һөнәри юнәлеш бирү эшендә диагностик алым мөмкинлекләре: методлар, технологияләр һәм принциплар

Семинар ахырында икеяклы хезмәттәшлекнекамилләштерү өстендә эшне тагы да җәелдереп җибәрү юллары билгеләнде. Әлеге чара көллиятнең заманча җиһазландырылган лабораторияләренә һәм Муса Җәлил мемориаль музеена экскурсия белән төгәлләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International