Эшмәкәрләр өчен мәгълүмат

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!
2 октябрьдә Яр Чаллының Сәүдә-сәнәгать палатасында ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды генераль директоры А.Р.Салихов һәм ТР Экспортка ярдәм үзәге җитәкчесе М.И.Хәйретдинов белән очрашу узачак.
Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын комплекслы озатуны гамәлгә ашыра һәм республика эшмәкәрләренә түбәндәге хезмәтләр алуда ярдәм итә:
Халыкара сертификация алуда ярдәм күрсәтү. Финанслашу шартларында 80% Үзәктән.
продукцияне халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру. Түләүсез шартларда.
Чит телдә сайт булдыруда ярдәм итү. Финанслашу шартларында 80% Үзәктән.
Презентация материалларын чит телләргә тәрҗемә итү. Түләүсез шартларда.
Сезне әлеге очрашуда катнашырга чакырабыз һәм Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим итәбез. 2 октябрьдә 11.00 сәгатьтә көтеп калабыз:
Яр Чаллы, Ш.Усманов ур., 122 (49/20)
Контакт зат: Эльвира Фассахова 8-937-294-61-74

Программа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International