ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы түләүсез онлайн-дәрескә чакыра: Нәрсә ул сакчыл җитештерү?

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 29 сентябрьдә, 10 сәгатьтә, "Агрополия" онлайн-мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак.

Чираттагы дәрес барышында "Лин Вектор" компанияләр төркеме үсеше буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин сакчыл җитештерү элементлары һәм авыл хуҗалыгы тармагында үзгәрешләрне гамәлгә ашыру практик кейслары белән курс уздырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International