Хөрмәтле Минзәлә халкы һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне 3 октябрьдә, 8.00 сәгатьтә, Октябрь мәйданына, Өлкәннәр көненә багышланган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.
Ул көзге байлык чорында оештырыла, шуның өчен агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, белем бирү учреждениеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Район халкына ит, сөт продукциясен, ярма. ашлык, бал, яшелчә, бәрәңге һәм башка бик күп продукция тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук район Мәдәният бүлегенең иҗат коллективлары бәйрәм программасын тәкъдим итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон 3-16-03.
Барыгызны да ярминкәдә көтеп калабыз!