Минзәләдә Бөек Ватан сугышы ветераны Макаров Николай Петровичны юбилее белән котладылар

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген  Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Макаров Николай Петрович 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ветеран 1925 елда Минзәлә шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң урта махсус белем ала. 43 елның гыйнварында III Белоруссия фронтына пулметчы итеп җибәрелә.

Минск шәһәрен, Латвияне. Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Яраланганнан соң 1945 елда Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрелә.

1948 елда демобилизацияләнә. Минзәләнең төрле оешмаларында агроном, умартачы, бакчачы булып эшли году.

1964 елдан пенсиягә кадәр 2 нче урта мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшли.

Николай Петровичның күпсанлы рәхмәт хатлары " За отвагу", " За победу над Германией", " За победу над Японией" медальләре бар.

Хөрмәтле Николай Петрович!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.
 

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль

районы башлыгы

                                                                                       А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International