Дәүләт Думасы коллекторлар белән бурычлыларның гаилә әгъзалары. тугганнары, күршеләре белән үзара бәйләнешен чикләүче федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Иътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина үзгзрешләрне шәрехләде:
«Гражданнарыбыз белән коллекторларның гадәттәгечә аралашуы принципиаль рәвештә үзгәрә. Әгәр элек коллекторлар бурычлыларның якыннарын эзәрлекли алган булса (алар арасында өлкәннәр, сәламәтлекләре зәгыйфь булучылар бар), хәзер без гражданнарны күңелсез хәлләрдән яклый алачакбыз".