Агымдагы елның 1 октябреннән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары кабаттан эшли башлаячак: яңа уку елында дәресләр 100 мәйданчыкта узачак.
Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күп кенә район үзәкләрен колачлаячак татар теле курслары ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм ТР Мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында быел дүртенче тапкыр уздырыла.