Бүген Минзәлә муниципаль район Советының утырышлар залында район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев катнашында "Виртуаль деструктив берләшмәләр тәэсире" темасына семинар-киңәшмә узды. Утырыш эшендә терроризм һәм экстремизм профилактикасы субъектлары, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары, яшьләр сәясәте активистлары, муниципаль хезмәткәрләр катнашты.