Утырышны әлеге вазыйфада зур стажы булган шәһәр Советының өлкән депутаты Хәмзә Гыйләҗетдинов ачты.
Шәһәр Советы утырышының көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде: шәһәр башлыгын. шәһәр башлыгы урынбасарын, шәһәр Советы депутатлары арасыннан җирлек вәкилен сайлау, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс игълан итү.
Шәһәр Советы барлык мәсьәләләр буенча карар кабул итте.
Минзәлә шәһәр Советы утырышында Айдар Сәлахов кабаттан Минзәлә шәһәре башлыгы итеп сайланды, Роза Салдаева - шәһәр башлыгы урынбасары, Рамил Кәримов - шәһәр Советы депутатлары арасыннан җирлек вәкиле булды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс игълан ителде. Документлар 23 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр кабул ителә.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/glavoy-goroda-menzelinsk-snova-izbran-aydar-salakhov