Минзәлә район Советы депутатлары 65 агач утыртты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Район Советы сессиясе тәмамлангач, депутатлар Октябрь урамы буенча урнашкан күпфункцияле мәйданчыкта агач утырту акциясендә катнаштылар. Биредә алар 65 төп пирамидаль тополь утырттылар.

- Былтыр биредә хоккей кортын ачкан гына булсак, хәзер исә шәһәр халкының үтенчеләрен искә алып, комплекслы эш нигезендә сәламәтлекне ныгыту, спорт белән шөгыльләнү өчен яңа шартлар тудырабыз. Бүген исә бигрәк тә яшь депутатларның теләкләрен искә алып, агач утырту акциясен үткәрергә булдык. Әлеге акция шәһәр, район тарихында истәлекле хатирә булып кереп калсын, -дип билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов.

Акциядә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мостафин, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев, шәһәрнең 2 нче урта мәктәбе экоотряды, “Бердәм Россия” “Яшь гвардиясе” вәкилләре һ.б. катнаштылар.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayon-sovety-deputatlary-65-tp-agach-utyrtty

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International