Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар элемтә телефоны эшен дәвам итә: 8-800-444-16-70. Аны эшләтеп җибәргәннән бирле (агымдагы елның апрель аенда) министрлык белгечләре 432 шылтыратуга җавап биргән.
Телефон ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы графигы нигезендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә һәм җомга көнне 8.00 - 15.45 сәгатьләрдә эшли.