Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган "Маникюр остасы" һөнәре буенча уку төгәлләнде.
Эшсез гражданнарны һәм мәшгульлеге булмаган инвалидларны укыту 22 сентябрьдә төгәлләнде.
2021 елга әлеге программа озайтылды, шуның өчен Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге теләүче гражданнарны укырга чакыра.
Мәгълүмат алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 88555532380.